Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әй, ямьле җәй, ямьле җәй

Җәй көне рәхәт инде, җәмәгать, ә!

Авылда бигрәк тә! Балаларның каникул чоры булуы белән дә күңелгә хуш ул җәй. Ә аларның үзләренә ничек?! Искиткеч! Көне буе саф һавада мәш киләләр: велосипедларда җилдерәләр, эссе булса суда чупырдашалар, онык­лары өчен тырышкан әби-бабайларының тәм-томнары белән сыйланалар, тау битенә барып җиләк ашыйлар, кирәк булганда йорт тирәсендә дә булышырга вакыт таба үзләре һ.б., һ.б. Авыл урамнары бит әле шәһәрдән дәү әниләренә кайткан балалар хисабына тагын да җанлана.

Җәй дип тормый, һәр авылда мәдәният йортлары, китапханәләр үз эшләрен дәвам итә һәм каникулдагы балаларның көннәрен төрләндерү өчен тырыша. Аларны күңелле дә, файдалы да чараларга җәлеп итә.

– Җәйге каникул чорында, башка төрле күңел ачу чаралары белән бергә, ел да балалар арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар уздырабыз. Бу юлы да балалар белән турнир оештырып, шашка һәм шахмат уеннарында көч сынашырга мөмкинлек бирдек, – дип уртаклаша Бакырчы авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева. – Төп судья Гөлнур апалары уенны бик җентекләп күзәтте. Шахматта җиңүче Шамил Закиров булса, шашка буенча Илназ Җаббаров, Зәринә Сәлахиева, Әминә Шәйхетдинова призлы урыннарны бүлеште. Һәр катнашучыга да бүләкләр тапшырылды. Уен барышында балаларга шахмат тарихы, атаклы шахмат осталары турында сөйләп, файдалы мәгълүмат та җиткердек.


Каникулларны тулыландырып, үз тирәсенә балаларны җыючы һәм ялларны төрлеләндереп кенә калмыйча, төрле өлкәдә гыйлем дә өстәргә тырышкан шундый «Миләүшә апалар» һәр авылда бар, шөкер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев