Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

28 июнь көнне Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Акъегет мәктәбе укучылары, Ормар халкының тарихи - туган якны өйрәнү музеенда кунакта булып кайткан

- Безне экскурсовод Корытникова Галина Сергеввна бик җылы каршы алды һәм чуаш халкының мәдәнияте, йолалары белән таныштырды. Ормар үзенең тарихы, йолалары, гореф - гадәтләре һәм мәдәнияте белән бик бай.

- Ә без әлеге чарада катнашучылар буларак Ормар поселогының үткәненә һәм бүгенгесенә кызыклы сәяхәт ясадык, көндәлек көнкүреш атрибутлары, ашханә, тарих, гореф - гадәтләре, киемнәре белән таныштык. Болар барысы да сакланып үсеп килүче яшь буынга тапшырыла. 
Бүгенге чара җирле авторларның җырлары һәм шигырьләре белән үрелеп барды. Быел 2023 нче елда Ормар җиһаз фабрикасына 120 ел тула. Әлеге фабрикага нигез салучы сәүдәгәр Курбатов Николай Петрович була. Балалар Ормар җиһаз фабрикасында ясалган җиһазларны кызыксынып карады. Күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән күп тәэсирләр калды, - дип сөйли Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев