Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы диеп игълан ителгән иде

- Шушы форсаттан файдаланып, Бишнә авылы мәктәбендә күп еллар балаларга белем биреп, хәзергесе вакытта лаеклы ялда булучы укытучыларыбызны якынлашып килүче Яңа Ел белән котладык.

Яңа ел уңышлы һәм шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, иң кыю өметләребезне акласын, ә узып баручы елның яхшы мизгелләре яңа елда да сөендерсен. Ул безгә бары тик яхшы кәеф бүләк итсен һәм сихри бәйрәмнең җылысы ел буе безнең йөрәкләребезгә яшәү дәрте өстәсен. Якыннарыбызга сәламәтлек, тынычлык, аяз күк йөзе, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхет телибез, -дип яза Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.

Матур теләкләргә кушылабыз, изге эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев