Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

01 05.06. – 11.06. атнасында янгын сүндерүчеләр 21 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 8е ялган булган.

1 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә барганнар. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Васильево бистәсенең «Текстильщик» бакчачылык ширкәтендә, электр җиһазларын дөрес урнаштырмау һәм кулланмау сәбәпле, 15 кв² йорт янып беткән.

Шулай ук Васильевода, Комсомольская урамында урнашкан ике гаиләлек шәхси йортта ут төзек булмаган мунча миченнән чыккан дип фаразлана һәм аңа терәтеп эшләнгән сарай белән бергә янган. Гомуми мәйдан 18 кв².

Акъегет авылында мич белән җылытыла торган дача йортының зал бүлмәсендә, 10 кв² мәйданда стеналары һәм түбәсе янган. Ут мичне дөрес кулланмаудан чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев