Бу хакта парламент сайтында басылган ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты карарында әйтелә.
«ТР Дәүләт Советы карамагына Мингазов Илдар Галәветдин улын ТР Хисап палатасы аудиторы вазифасына тәкъдим итәргә», – диелә документта.
Бу мәсьәләне 28 сентябрьдә булачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим ителә. Илдар Мингазов 2013 елдан «Федераль юл агентлыгының Волга-Вятка төбәге федераль автомобиль юллары идарәсе» («Волго-Вятскуправтодор») ФКУ башлыгы вазифасын биләгән. 2026 елның июнендә бу вазифага Илнур Нурмөхәммәтов билгеләнгән.
Татар-информ
Нет комментариев