2016 елның икенче яртысына «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте канаты астында нәшер ителүче газета-журналларга язылучылар арасында призлар уйнатыла.
Акциянең шартлары элеккечә - «ТАТМЕДИА» АҖ чыгарган өчтән дә ким булмаган газета-журналга 2016 елның 30 июненә кадәр язылу әлеге акциянең шарты булып тора.
Катнаша торган басмаларның исемлеге һәм акциянең шартлары белән www.tatmedia.ru сайтында тулырак таныша аласыз.
Акциядә катнашу өчен квитанцияләрнең копияләрен (яисә онлайн язылганга түләү күчерелмәсен) 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт яки podpiska@tatmedia.ru адресларына юлларга кирәк. үзегезнең телефон номерын һәм «Акция» тамгасын күрсәтергә онытмагыз.
Сез язылган өч басманың иң беренчесе, әлбәттә, «Яшел Үзән» булыр дип уйлыйбыз.
12-22 майда, абунәчеләр ункөнлегендә, «Яшел Үзән»гә язылу бәясе - 526 сум 50 тиен.
Нет комментариев