Аларда белем алучы укучылар саны 1940 кешегә җитәчәк. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларын агросәнәгать комплексы һөнәрләре белән таныштыру, яшьләр арасында әлеге тармакка кызыксыну уяту һәм авыл хуҗалыгын квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү.
Фото: © Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Әлеге эш «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, агротехнология сыйныфлары укучыларга заманча җиһазлар белән эшләргә, төрле тәҗрибәләр үткәрергә, үз проектларын булдырырга һәм тармак предприятиеләре белгечләре белән аралашырга мөмкинлек бирә. Бу исә балаларга үз сәләтләрен ачарга, хезмәт нәтиҗәләрен күрергә һәм киләчәк һөнәрләрен аңлы рәвештә сайларга ярдәм итәчәк.
Программа 2025 елда гамәлгә ашырыла башлады. Беренче этапта Татарстанның 14 районында 42 агротехнология сыйныфы эшли башлады. Аларны булдыруга 17 инвестор кушылды.

Быел проект тагын да киңрәк колач алды: республиканың 25 районындагы 35 мәктәптә 89 сыйныф ачылды. Программада катнашучы компанияләр саны 32гә җитте.
Агротехнология сыйныфларында укучылар агросәнәгать комплексының бүгенге көндә аеруча кирәкле юнәлешләрен өйрәнә. Алар арасында заманча терлекчелек һәм мал азыгы җитештерү, генетика һәм үсемлекләр селекциясе, агроинженерия, чәчәкчелек, кошчылык, биотехнологияләр һәм азык-төлек җитештерү бар.

Яңа сыйныфлар авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь белгечләр әзерләүгә, мәктәп укучыларын заманча технологияләр белән таныштыруга һәм киләчәктә тармакның кадрлар потенциалын ныгытуга хезмәт итәчәк.
Татар-информ
Нет комментариев