Тәүлек эчендә Татарстанда томан эчендә алты көймә - Кама, Зөя һәм Идел елгаларында югалган.
Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, ике судно йөртүчесе мөстәкыйль рәвештә ориентлашкан һәм ярга чыккан. Ике баласы белән алты гражданга ярга чыгарга җирле балыкчылар ярдәм итте. Ике кешене коткаручылар тапкан. Бөтен кеше коткарылды.
Исегезгә төшерәбез, 3 ноябрьдә Татарстанда көчле томан аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.
Нет комментариев