Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 31 очрагы ачыкланды

Дәваланучыларның гомуми саны 1 052 кеше тәшкил итә. Татарстанда таҗ инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагын узган тәүлектә ачыклаганнар. Бу хакта төбәкнең оператив штабы хәбәр итә.

Республикада даими яшәүчеләр дә, аның чикләреннән килгән кешеләр дә инфекцияләнгән булып чыкты. Хәзер аларның өчесе госпитализацияләнгән, калганнары яшәү урыны буенча табиблар күзәтүендә.

22 очрак Казанда теркәлгән, тагын икешәр - Буа һәм Питрәч районнарында. Моннан тыш, бер очрак буенча Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау, Кукмара һәм Саба районнары исәпләнә.
Татарстанда коронавирустан дәваланучыларның гомуми саны 1 052 кеше тәшкил итә. Үлем очраклары саны, эпидемия чорында, 81гә җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев