Татарстанда сатуда булган әзер ризыкның 73 проценты санитария нормаларына туры килми
Яшәеш

Татарстанда сатуда булган әзер ризыкның 73 проценты санитария нормаларына туры килми

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Ул республикада азык-төлек продукциясенә ай саен мониторинг үткәрелүен искәртте. Моның өчен кибетләрдән төрле продуктлар сатып алына һәм лаборатория тикшерүләренә җибәрелә. Бер ел эчендә 20 төрдәге азык-төлекнең 400дән артык үрнәге тикшерелгән. Аларның һәр өченчесе гигиена нормативларына туры килмәгән.

«Иң катлаулы хәл әзер ризыклар төркемендә күзәтелә. Бу продукциянең 73 проценты таләпләргә җавап бирми. Сүз ролллар, салатлар, башка төбәкләрдә җитештерелгән гарнирлы әзер ризыклар турында бара», – дип хәбәр итте Марина Патяшина.

Әлеге юнәлеш буенча гына да биш тоннага якын продукция сатудан алынган. Гомумән алганда, сыйфатсыз азык-төлекнең 16 тоннадан артыгы сату нокталарыннан җыеп алынган. 565 мең сумлык штраф салынган, продукциягә бирелгән декларацияләрнең гамәлдән чыгуы турында җиде карар кабул ителгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, кече бизнесны даими тикшереп тормау санитария таләпләрен җитди бозуга китерә. Мондый предприятиеләрдә еш кына кирәкле биналар һәм җиһазлар булмый, җитештерү процессы тиешенчә оештырылмый, продукцияне саклау шартлары бозыла.

Ачыкланган хокук бозулар өчен агымдагы елда 53 азык-төлек объектының эшчәнлеге вакытлыча туктатылган. 2025 елда шундый ук сәбәпләр аркасында 73 сәүдә ноктасы, ә аннан алдагы елда 19 объект эшен туктатырга мәҗбүр булган.

Татар-информ


Нет комментариев