Татарстанда быелның 8 аенда судлар китү режимын бозган өчен чит ил кешеләрен куып чыгару турында 2 731 карар чыгарган.
Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары, гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре буенча полиция полковнигы Денис Дзьоник сөйләде.
«Китү режимын һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә катнашу шартларын бозган өчен быелның 8 аенда судлар чит ил гражданнарын куып чыгару турында 2 731 карар чыгарды. Үткән елның шул ук чорында бу күрсәткеч 996 карар тәшкил иткән», – диде Денис Дзьоник.
Ул билгеләп үткәнчә, быел 5 280 чит ил кешесе өчен керү ябылган, ә үткән елның шул ук чорында нибары 1 711 тыю булган.
Татар-информ
Нет комментариев