Татарстанда 9 кеше коронавирустан үлгән
Яшәеш

Татарстанда 9 кеше коронавирустан үлгән

Республикада 9 кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды, дип хәбәр итә региональ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Соңгы тәүлек эчендә Covid-19 дүрт ир-атның (1937, 1951, 1955 һәм 1971 елгы) һәм биш хатын-кызның гомерен өзде (1941, 1942, 1951, 1955, 1958).

Шулай итеп, республикада пандемия башланганнан бирле яңа коронавирус инфекциясе корбаннарының гомуми саны 1122 кешегә җиткән.


Нет комментариев