Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре гриппка каршы прививка сезонын ачты
Яшәеш

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре гриппка каршы прививка сезонын ачты

Татарстанда гриппка каршы сезонлы вакцинация башланды. Беренче булып республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре прививка ясатты: иртән вакцинация алдыннан алар медицина тикшерүе узды.

Медиклар аларның температурасын, сатурациясен һәм басымын тикшерде, шулай ук тамакларын карады.

Прививкалар белән республика халкының ким дигәндә 60% ын, ягъни ике миллионнан артык кешене колачларга кирәк, дип белдерде Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова. Аның сүзләренчә, бу халыкның сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк. Килгән препаратларда алдагы сезонга таралуы фаразланган штаммнар бар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов препаратлар составының яңартылуын Көньяк ярымшарда авырулылыкны күзәтү нәтиҗәләре белән бәйләде: анда модификацияләнгән штаммнар өстенлек иткән. Татарстанда ике төрдәге А гриппы — H1N1 һәм H3N2, шулай ук В гриппы әйләнеше фаразлана. Соңгысы гадәттә сезон ахырында тарала һәм авыруның җиңелрәк узуын китереп чыгара.

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, республика 707 980 доза алган, аларның 365 000 е кичә китерелгән. Бушлай прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада яки эштә, укуда күчмә бригадада ясатырга мөмкин.


Нет комментариев