Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан авылларында Татпотребсоюзның тагын 6 кибете төзеләчәк

Татарстанның авыл торак пунктларында быел тагын алты блоклы-модульле кибет төзеләчәк.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов сөйләде.

«Ел саен төрле торак пунктларда без мондый кибетләр ачабыз. Аларның ачылышын район башлыклары белән килештерәбез», – диде ул.

Шәймарданов сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанның торак пунктларында Татпотребсоюзның 152 блоклы-модульле кибете эшли.

«Мондый кибетне тоту өчен, аның сәүдә әйләнеше 300 мең сумнан ким булмаска тиеш. Әгәр бу суммадан азрак булса, кибет зарарлы булачак. Бу очракта әлеге торак пунктка авыл халкына яңа продукция китерә торган автолавка җибәрү яхшырак», – дип ассызыклады ул.

Татпотребсоюз республиканың 1,3 мең торак пунктына хезмәт күрсәтү өчен 135 автолавканың көн саен чыгуын оештырды, диде агентлык әңгәмәчесе.

Быел июльдә Казан «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштерү» дигән Халыкара потребитель кооперациясе форумын кабул итәчәк. Чараны үткәрү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты максатларына туры килә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев