Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиб COVID-19дан саклануның «иң куркыныч әйберсен» атады

Коронавирус пандемиясе шартларында иң куркыныч әйбер - гадәти битлек. Бу хакта «Вечерняя Москва»га терапевт Лариса Алексеева белдерә.

«Бездә битлек йөртүчеләр бик күп, әмма алар аны 10-15 көн, хәтта озаграк та кулланырга мөмкин. Алар аны куллары белән тота, әвәли, кесәләренә сала, тагын шуны пычрак куллары белән алып кия, өйләренә алып кайта, ә вируска җылыда һәм дымлы һавада бик уңайлы. Бу бик куркыныч», - ди белгеч.

Табиб билгеләп үткәнчә, битлекне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре нигезендә кулланырга, ягъни ике сәгатьтән дә артык кимәскә, салганда биткә кагылмаска, шулай ук герметик пакетта утильләштерергә кирәк.

Алексеева башка саклык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерә: әйтик, төрелмәдәге ашамлыкларны юарга, пакетларны антисептик белән эшкәртергә, шулай ук вирусның киемдә һәм аяк киемендә калырга мөмкин булуын онытмаска.

Табиб сүзләренә караганда, гади көнкүреш антисептиклары — сабын һәм спиртны да кулланудан баш тартмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев