Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришат Фазлыйәхмәтовның гаиләсе ишәйгән: Тәтишка үзе генә кайтмаган

Ришат Фазлыйәхмәтов белән хатыны Эльмира (Тәтишка) язылучыларын һәм тамашачыларына чыннан да кушылуларын дәлилләү өчен видео төшергәннәр.

Видеода күренгәнчә, алар икесе бергә, дөресрәге, өчәү булганнар. Тәтишка ире янына үзе генә кайтмаган, хәзер аларның песие дә бар, «подписчикларны» ул да сәламләде.

«Ничә ай көттегез. Сез бергә түгел, кайчан сезне бергә күреп була, дип. Аллаһка шөкер, кушты безне. Концертларда тамашачылар да «ябыгып киткәнсең» диләр. Тамашачыларга, дусларга рәхмәт!» – дип сөйләде Ришат Фазлыйәхмәтов.

«Бу аерылып тору беренчесе һәм соңгысы булсын. «Хатыны ашатмый» дигәннәрдер инде. Хәзер Ришат канәгать, матур. Хейтерларга да рәхмәт, сездән башка күңелсез булыр иде», – дип сүзгә кушылды Тәтишка иренең башыннан сыйпап.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев