Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Песков Пригожинның үлемен раслый торган экспертиза нәтиҗәләре булмавын әйтте

Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, ЧВК «Вагнер»га нигез салган Евгений Пригожинның һәлак булуын раслый торган экспертиза нәтиҗәләре әле юк.

Бу турыда «ТАСС» сайты хәбәр итә.

Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе сүзләренчә, Евгений Пригожинның һәлак булуын раслау генетик экспертиза нәтиҗәләре буенча гына мөмкин, әмма әлегә алар юк.

«Әгәр сез кичә Россия Президентының белдерүен игътибар белән тыңлаган булсагыз, ул хәзер барлык кирәкле, шул исәптән генетик экспертизалар башкарылачагын әйтте. Рәсми нәтиҗәләр әлегә юк. Билгеле булгач, хәбәр итәчәкбез», – дигән Песков.

Пригожинның авиаһәлакәттә үлүе расланса, Песков Владимир Путинның аны җирләргә бара аламы-юкмы икәне турындагы сорауга да җавапның билгесез булуын әйткән.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев