Узган атнада Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 985 чакыру килгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 580е – шәһәрдән, 405е районнан булган. 354 кеше госпитализацияләнгән: 242се – шәһәрдән, 112се – районнан.
Заикин урамында билгесез кеше кыйнаган 26 яшьлек ир-ат янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Олы Яке авылының Мәктәп урамында 14 яшьлек яшүсмерне кыйнаганнар. Баш мие селкенгән малайны медиклар травматологиягә алып килгән.
Нет комментариев