Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәчеттә теракт

4 кеше һәлак булган

Иранның Шираз шәһәрендә Шах черах мәчетендә теракт булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, кимендә 4 кеше һәлак булган һәм 5 кеше зыян күргән. Бу хакта Fars агентлыгына Иранның Фарс провинциясе губернаторы Мөхәммәт-Хади Иманийе хәбәр иткән.

«Хәзерге вакытта ким дигәндә биш кеше җәрәхәтләнгәне билгеле. Әлегә бу төгәл мәгълүмат түгел, зыян күрүчеләр күбрәк булырга мөмкин, чөнки барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре дә вакыйга урынына килеп җитә алмады», — дигән ул (РИА Новости).

Җирле матбугат чаралары Шах черах мәчетенә ике террорчы һөҗүм иткән дип хәбәр итә. Беренчел мәгълүматлар буенча, һөҗүм итүчеләрнең берсен атып үтергәннәр, ә икенчесе качкан. Аны эзлиләр.

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев