Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кремль чыршысы беренче тапкыр телеверсия форматында узачак

Яңа ел спектаклен "Карусель" телеканалында 31 декабрьдә күрсәтәчәкләр. Быел традицион Кремль чыршысы беренче тапкыр телеверсия форматында узачак. Яңа ел "Пятое время года, или Кто придумал Новый год" спектаклен 31 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Мәскәү вакыты буенча "Карусель" телеканалында күрсәтәчәкләр. Бу хакта каналның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мюзикл Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә узачак. "Әкиятнең төп геройлары - Бәйрәм Традицияләрен саклаучы һәм Гаджет - Яңа елның серләрен чишә, төрле илләрдә аны бәйрәм итү мәдәнияте белән танышачак һәм елның бишенче фасылы турында барысын да беләчәк. Спектакль персонажлары "Времялета" ярдәмендә мавыктыргыч сәяхәт ясыйлар һәм Политехник музейда, Борынгы Римда, Возрождение эпохасы Италиясендә һәм Петр Россиясендә булачаклар", - диелә хәбәрдә.

 

Спектакльдә Мәскәү театрлары һәм киносы артистлары, акробатика буенча Россия җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары катнаша.

 

Кремль чыршысы - илнең төп Яңа ел спектакле, ул 1963 елдан бирле Дәүләт Кремль сараенда уздырыла. Тамашага Россиянең һәм БДБ илләренең төрле якларыннан киләләр.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев