Келәм туку осталары Казанда җыелды: Яшел Үзән районы вәкилләре дә съездда катнашты
Яшәеш

Келәм туку осталары Казанда җыелды: Яшел Үзән районы вәкилләре дә съездда катнашты

29–31 октябрьдә Казанда, Уникаль осталык үзәгендә, келәм ясау осталары һәм экспертларының беренче төбәкара съезды узды.

Масштаблы чара Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык катнашучыны бер мәйданга җыйды. Алар арасында халык һөнәрчеләре, туку фабрикалары җитәкчеләре, дизайнерлар һәм галим-этнографлар бар иде.

Съезд кысаларында Татарстан, Дагестан, Карелия, Удмуртия, Башкортстан, Төмән, Пермь һәм Мәскәүдән килгән белгечләр эшлекле һәм гамәли пленар утырышларда катнашты. Шулай ук түгәрәк өстәлләр, ачык мастер-класслар оештырылды.

Әлеге чарада Яшел Үзән районыннан да вәкилләр катнашты. Алар — районның мәдәният җитәкчесе Юлия Новикова, Идел Аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин һәм Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

Съезд халык һөнәрләрен саклау, үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булды.


Нет комментариев