Яшәеш

Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә түшәм ишелеп төшкән

Татарстан буенча Россия МЧС Баш идарәсендә Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә түшәмнең ишелеп төшүе турындагы хәлгә аңлатма бирелде. Социаль челтәрләрдә беренче каттагы түшәмнән кара сыеклык агуы турында хәбәр иткәннәр.

Идарәдә аңлатканча, бинаның ничек файдаланылуы, инженерлык челтәрләренең ничек эшләве һәм сәүдә үзәкләрендә коммуналь аварияләрне кемнәр бетерүе өчен объект хуҗасы һәм аның идарә итү компаниясе җаваплы. Алар вакыйганың сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен ачыкларга тиеш.


Нет комментариев