Татарстан буенча Россия ГУ МЧС Казан үзәгендә кече көймәләрне куллану тыелуын искәртә.
Тыю «Түбән Кабан» күле акваториясендә – Хади Такташ урамындагы транспорт күпереннән Кәрим Тинчурин театры мәйданына кадәр – 16 июньдә 20.00 сәгатьтән 18 июнь 23.00 сәгатькә кадәр гамәлдә.
Моннан тыш, 17 июньнән 19 июньгә кадәр Казанка елгасы буйлап – 3-нче транспорт дамбасыннан Киров дамбасына кадәр йөрү тыелачак.
Татар-информ
Нет комментариев