2026 елның беренче тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында сәнәгать җитештерүе күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 процентка кимегән. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильдар Шакиров хәбәр итте.
Фото: Михаил Захаров / «Татар-информ»
«Шәһәр икътисады структурасында иң зур өлешне элеккечә сәнәгать тармагы алып тора. Тугыз ай нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 99 процент тәшкил итте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге күрсәткечләр гомумроссия тенденциясен чагылдыра. Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвардан сентябрьгә кадәр ил күләмендә дә сәнәгать җитештерүе үсеше түбән булды», – дип билгеләп үтте Шакиров.
Шул ук вакытта, докладчы сүзләренчә, Казан үз позицияләрен югалта дип әйтергә нигез юк. Үзләре җитештергән һәм төяп җибәрелгән сәнәгать товарларының күләме 647 миллиард сум тәшкил иткән. Бу узган елгы күрсәткечтән 1,2 процентка күбрәк.
Үсешнең төп этәргеч көче булып эшкәртү сәнәгате кала. Оборона-сәнәгать комплексы һәм экспортка юнәлтелгән предприятиеләр тотрыклы эшчәнлек алып бара.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, машина һәм җиһазлар, металл булмаган минераль продукция, электр җиһазлары, химик матдәләр һәм әзер металл эшләнмәләре җитештерүчеләрдә сизелерлек үсеш күзәтелгән.
Татар-информ
Нет комментариев