Казанда АИ-92 бензины бәяләре 22 сумга аерыла
Яшәеш

Казанда АИ-92 бензины бәяләре 22 сумга аерыла

Каралган ягулык салу станцияләре арасында иң арзан АИ-92 «Газпромнефть»тә сатыла — литры 62,50 сум. «Татнефть» АЗСында аның бәясе 63,20 сум, ә ТАИФ-НКта 68,75 сумга җитә. Иң югары бәяләр IRBIS станцияләрендә теркәлгән, анда бу марка бензинының литры 84,90 сум тора.

АИ-95 бәясендә дә сизелерлек аерма күзәтелә. «Газпромнефть»тә аны 67,49 сумга саталар, «Татнефть»тә премиаль вариант 68,40 сум тора. ТАИФ-НКта бәя 74,85 сумга җитә, ә IRBISта — 89,90 сум.

Фото: редакция архивыннан

Югары октанлы АИ-98 Казанның кайбер ягулык салу станцияләрендә инде 100 сум чиген узган. Мәсәлән, IRBISта аның бәясе литр өчен 109 сум, «Татнефть»тә — 99,99 сум, ә ТАИФ-НКта — 98,99 сум.

Дизель ягулыгы бәяләре дә аерыла. Teboilда литр 75,57 сум, «Газпромнефть»тә — 75,79 сум, «Лукойл»да — 76,73 сум. IRBIS станцияләрендә дизель бәясе 79,90 сумга җитә.

Росстатның 12 октябрь мәгълүматлары буенча, Татарстанда АИ-92ның уртача бәясе литр өчен 69,01 сум, АИ-95 — 74,23 сум, АИ-98 һәм аннан югары — 100,94 сум тәшкил иткән. Дизель ягулыгы автомобилистларга уртача 80,30 сумга төшкән.

Шул ук вакытта Россия вице-премьеры Александр Новак 18 октябрьдә эчке базар ягулык белән тулысынча тәэмин ителгән дип белдерде. Аның сүзләренчә, дизель экспортының мөмкин булган яңарышы Россия ягулык салу станцияләрендәге ягулык бәясенә йогынты ясарга тиеш түгел.

КП Казань


Нет комментариев