Эчке эшләр бүлегендә 14 җинаять теркәлгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 11е – шәһәрдә, 3есе районда булган. 8 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 4 урлау, 4 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 очрак булган.
Местечко Раифа бистәсендә ике шешәдәш арасында ызгыш чыгып, 62 яшьлеге 56 яшьлегенең күкрәгенә пычак кадаган, башына суккан.
Шевченко урамындагы кибеттән 80 мең сумлык товар урланган. Моның буенча элек хөкемдә булган 49 яшьлек ир шик астына алынган.
Танышулар сайтын файдаланып, билгесез зат биржада акча эшләү тәкъдиме белән 40 яшьлек яшел үзәнленең 650 мең сум акчасына ия булган.
1нче Тимер юл урамында Васильевода яшәүче 30 һәм 43 яшьлек иратлар наркотик матдә белән тоткарланган.
Нет комментариев