Яшел Үзәнленең 1 миллионнан артык акчасын урлаганнар
Яшәеш

Яшел Үзәнленең 1 миллионнан артык акчасын урлаганнар

12–18 октябрь атнасында эчке эшләр бүлегендә 11 җинаять теркәлгән.

Шуларның 9ы – шәһәрдә, 2се районда булган. 5 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр алдан уйлап кеше сәламәтлегенә зыян салу очрагы, 4 урлау, 2 мошенниклык булган.

Фото: редакция архивыннан

Норлат авылының Садовая урамында 36 яшьлек ир, тән җәрәхәтләре ясау максаты белән, 57 яшьлек ирне кыйнаган. Зыян күрүченең яңак сөяге сынган.

Бакый Урманче урамындагы кибеттән 4 мең сумнан артык бәядә товар урланган. Моның буенча элек хөкемдә булган 45 яшьлек ир шик астына алынган.

Билгесез зат, «ТД Антей+» сайтыннан товар сату юлы белән 66 яшьлек ирне алдаган. Нәтиҗәдә, яшел үзәнленең 1121031 сум акчасы урланган.

Билгесез зат, Интернет аша волжскилыга законсыз рәвештә 0,84 гр. наркотик матдә саткан. Шундый ук юл белән 43 яшьлек васильеволыга һәм 35 яшьлек Октябрьскийда яшәүчегә наркотик матдәләр сатылган.  


Нет комментариев