Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче исерек хатын ашыгыч ярдәм фельдшерына һөҗүм иткән

Яшел Үзәннең медиклар бригадасы күпкатлы йортларның берсенә чакыру буенча бара.

Аларны 38 яшьлек исерек хатын каршы ала. Ул фельдшерларның берсенең башына терсәге белән суга һәм фатирдан куалап чыгара. Әлеге вакыйгадан соң фельдшер ТР Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча дежур частена гариза белән мөрәҗәгать итә.

Исерек пациентка кыйнау яки физик авырту китергән өчен административ протокол төзелгән.

Сүз уңаеннан, статья санкцияләре буенча биш меңнән утыз мең сумга кадәр штраф, уннан унбиш тәүлеккә кадәр кулга алу яки 60тан 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев