«Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Балалар хастаханәсе базасында «Шартлы янгынның медицина-санитария нәтиҗәләрен бетерүне оештыру» темасына тактик-махсус өйрәнүләр үткәрелде.
Учреждение хезмәткәрләре гамәлләрнең тулы алгоритмын эшләде: төтен чыгу турында хәбәр итү, хәбәр итү системасын эшкә җигү, запас чыгу юлларын ачу, янгын сүндерү хезмәтен чакыру, балаларны һәм аларның әти-әниләрен эвакуацияләү, электр энергиясен өзү һәм янгын-коткару бүлекчәләрен каршы алуны оештыру.
Өйрәнүләр барышында учреждение җитәкчелеге хәбәр итү һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авария-коткару бүлекчәләре, Республика медицина һәлакәтләре үзәге һәм башка ашыгыч хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен эшләде. Шулай ук хастаханә эчендә эвакуацияне оештыру, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм пациентларны тиешле маршрут буенча озату күнекмәләре камилләштерелде.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре учреждениенең эш үзенчәлекләрен яхшы белүләрен һәм гамәлләрнең төгәл координациясен күрсәтте. Өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча медицина персоналы һәм хуҗалык хезмәте үзләренә йөкләнгән бурычны уңышлы үтәде. Гадәттән тыш хәлгә җавап бирү алгоритмы һәм шартлы янгынның медицина-санитария нәтиҗәләрен бетерү буенча гамәлләр тулы күләмдә эшләнде.
Өйрәнүләргә йомгак ясап, Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре барлык хезмәтләрнең бердәм һәм килешеп эшләвен билгеләп үтте. Алар пациентларның һәм персоналның иминлеген тәэмин итү өчен мондый күнекмәләрне даими үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады.
ЗЦРБ
Нет комментариев