Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә «Сәламәт ял көне» ничек узды?
Яшәеш

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә «Сәламәт ял көне» ничек узды?

22 ноябрьдә 3нче поликлиника базасында «Сәламәт ял көне» узды. Бу чара тагын бер кат исбатлады: сәламәтлек турында кайгырту ял көннәрен белми!

Фотолар: видеодан скрин

Көн нәтиҗәләре саннарда:

Бер көн эчендә поликлиникага 152 кеше мөрәҗәгать итте. Бу гади генә килүләр түгел, ә озын һәм сәламәт гомер сөрүгә таба ясалган мөһим адымнар:

Фото: видеодан скрин

  • 148 пациент кан анализы тапшырды;
  • 121 кеше ЭКГ узды;
  • 110 пациент диспансерлаштыру үтте;
  • 74 кеше флюорография узды;
  • 40 хатын-кыз маммография үтте;
  • 22 пациент УЗИ тикшерүе узды.

Табиб-белгечләр консультацияләре:

Бу көнне терапевтлар гына түгел, тар белгечләр дә кабул итте:

Фото: видеодан скрин

  • Уролог — 47 консультация;
  • Гинеколог һәм акушерка — 62 консультация;
  • Офтальмолог — 37 консультация;
  • Невролог — 23 консультация;
  • Эндокринолог — 22 консультация.

Ни өчен бу мөһим?

Фото: видеодан скрин

«Сәламәт ял көне» форматының халык арасында ихтыяҗ булуын күрәбез. Поликлиникага килүчеләрнең күбесе эш графигы аркасында еллар дәвамында табибка күренүне кичектереп килгән. Мондый көннәр — эштән аерылмыйча, ашыкмыйча һәм чиратларда озак тормыйча, сәламәтлекне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Ләкин онытмагыз: бер көнлек тикшеренүләр — бик яхшы, әмма диспансерлаштыруны даими рәвештә узарга кирәк. Бу бер тапкыр үткәрелә торган акция генә түгел, ә сәламәтлек торышын контрольдә тотуның шәхси чарасы.

ЗЦРБ


Нет комментариев