Бүген Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең 95 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштык. Предприятие коллективын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлады.
КМПО филиалы – Яшел Үзән машина төзелеше заводы. Бүген биредә якынча 300 кеше хезмәт куя. 1998 елдан 2025 елга кадәр предприятие төрле газ турбина җайланмалары һәм компрессорлар белән җиһазландырылган 200дән артык газ кудыру агрегаты комплекты җитештергән.
Завод 2028 елга кадәр заказлар белән тәэмин ителгән, җитештерү куәтләрен арттыру планнары да бар. Бу – җитештерүне үстерү һәм Яшел Үзән шәһәрендә эш урыннарын саклап калу өчен мөһим нигез.
КМПО җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәм. Коллективка Татарстан Республикасы һәм Россия файдасына яңа җитештерү казанышлары, чәчәк ату һәм уңышлар телим!
Михаил Афанасьевның MAX каналыннан алынды
Нет комментариев