2011-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында ярышларның III этабы дүртенче сайлап алу турнирының финал матчында Яшел Үзәннең 3нче спорт мәктәбе командасы (тренер Дмитрий Кондратьев) матчтан соңгы 11 метрлы сериядә Владикавказның «Ирбис» командасын җиңде.
Безнең команда уенчылары индивидуаль призларга да лаек булдылар. Турнирның иң яхшы капкачысы — Дмитрий Якимов, турнирның иң яхшы уенчысы — Таһир Шәгеев.
Шулай итеп, Яшел Үзән футболчылары Суперфиналга юллама яуладылар, анда республикабызның тагын бер вәкиле — «Әлмәт» командасы инде керде.
Бу яшьтәге Суперфиналның тагын ике катнашучысы — «Звезда» (Энгельс, Сарытау өлкәсе) һәм «Железнодорожный район» (Самара). 13-17 октябрьдә дүрт команда Волгоградта ярышачак.
Спортивный Зеленодольск
Нет комментариев