Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 200 км юл төзекләндерелә
Яшәеш

Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 200 км юл төзекләндерелә

Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча зур эшләр уңышлы башкарыла. 2026 елда 200 километрдан артык төбәк һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын, шулай ук 600 погон метрга якын күпер корылмаларын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Илкүләм проектның арадаш нәтиҗәләре төбәктә транспорт мөмкинлекләренең ничек үзгәрүен ачык күрсәтә. Без асфальт җәеп кенә калмыйбыз, ә ышанычлы һәм имин юл челтәре булдырабыз. Инде хәзер үк дистәләгән төбәк һәм җирле юл участоклары норматив хәлгә китерелгән, кешеләрнең тормыш сыйфатына һәм территорияләр икътисады үсешенә турыдан-туры йогынты ясый торган яңа транспорт элемтәләре төзелгән», – диде Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Казан агломерациясендә юл инфраструктурасын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы актив гамәлгә ашырыла. Монда планлаштырылган эшләрнең 98,4 проценты башкарылган, капиталь кертемнәрнең гомуми күләме 2 млрд сум. Мөһим объектлар арасында – Гудованцев һәм Александр Пархоменко урамнары.

Чаллы агломерациясендә 1,36 млрд сумлык эшләрнең 99 проценты башкарылган. «Чаллы – Зәй – Әлмәт» автомобиль юлында комплекслы эшләр төгәлләнә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Түбән Кама агломерациясендә эшләр башкару күрсәткече 95 процент тәшкил итә, капиталь кертемнәрнең гомуми күләме 480 млн сум. Шәһәрнең төп магистральләрен, шул исәптән Җиңүнең 30 еллыгы һәм Актүбә урамнарын ремонтлауга аерым игътибар бирелә.

Проектның төбәк юнәлеше кысаларында 43 объектта эшләр тәмамланган, аларның гомуми күләме 1,397 млрд сум тәшкил итә. Мәсәлән, төбәк трассаларына, шул исәптән «Актаныш – Мөслим» һәм «Арча – Теләче» юлларына ремонт ясалган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Параллель рәвештә күперләрне норматив хәлгә китерү буенча да эш алып барыла. Хәзерге вакытта үтәлеш 92 процент тәшкил итә. Яңа Чишмә районында Сикәнәс елгасы аркылы һәм Алабуга районында Тойма елгасы аркылы күпергә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.

Моннан тыш, 2026 елда илкүләм проект кысаларында Казан шәһәреннән «Казан – Оренбург» автомобиль юлы дублерын (Оренбург тракты) төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.


Нет комментариев