Яшәеш

Бик вак шрифт белән язылган бәя күрсәткечләре сатып алучыны алдау булып санала

Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Марс Исмәгыйлев фикеренчә, чын бәясен бары тик микроскоп аша гына күреп булган бәя күрсәткечләре сатып алучыны ялгыштыру булып тора. Бу хакта «РТ» хәбәр итә.

Исмәгыйлев сүзләренчә, законнарда төп бәяне акция бәясенә караганда зуррак шрифт белән язуны таләп итә торган катгый норма әлегә юк. Сәүдә челтәрләре дә моннан файдаланып, мондый алымны маркетинг ысулы дип атый. Әмма ул ассызыклаганча, мондый хәйләләр куллану кибетләрнең сатып алучыларга карата хөрмәтсезлеген күрсәтә.

100 граммга исәпләнгән бәя мәсьәләсендә исә башка тәртипләр гамәлдә. Әгәр товар завод төргәгендә, авырлыгы үзгәрми торган күләмдә сатылса (мәсәлән, эремчек, атланмай), киштәдә аның бөтен төргәк өчен бәясе күрсәтелергә тиеш. Әгәр товарның авырлыгы үзгәреп торса (мәсәлән, сыр, ветчина), бәясе 1 килограммга исәпләнеп күрсәтелергә тиеш. 100 грамм өчен бәяне күрсәтү һәр конкрет кисәктә аның төгәл авырлыгы һәм гомуми бәясе язылган очракта гына рөхсәт ителә.

Фото: редакция архивыннан

Әгәр төргәктәге товарның авырлыгы 200 грамм яки аннан күбрәк булса, ә бәясе 100 граммга исәпләнеп күрсәтелсә, бу закон бозу булып санала. Мондый очракта сатып алучы күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Татарстан кулланучылар берлеге дә мондый мөрәҗәгатьләр кабул итә. Моның өчен бәя күрсәткечен фотога төшерергә, кибетнең адресын истә калдырырга һәм шушы мәгълүматларны берлеккә җибәрергә кирәк. Алга таба Роспотребнадзорга шикаять әзерләнәчәк.

Татар-информ


Нет комментариев