АШЫГЫЧ: Республика клиник хастаханәсенең элеккеге баш табибы ял иткәндә вафат булган
Казанның 21нче поликлиникасы баш табибы, моңа кадәр Республика клиник хастаханәсенең элеккеге баш табибы булган Рөстәм Гайфуллин вафат.
Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә раслаганнар. Аңа 6 сентябрьдә 57 яшь туласы булган. Агентлыкның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, Рөстәм Гайфуллин ял иткәндә вафат булган.
Чыганак:Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев