Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» – илебез горурлыгы

«А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» акционерлык җәмгыя­тенә 1895 елда нигез салынып, ул бүгенгәчә Россиянең иң зур һәм стратегик мөһим суднолар төзү предприятиеләренең берсе булып тора.

Үз тарихы елларында завод 1500дән артык диңгез һәм елга кораблары, төрле класстагы һәм билгеләнештәге суднолар төзегән. Россия үзәгендә, Идел буенда урнашкан «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» акционерлык җәмгыятенә су юллары буенча Кара, Каспий, Балтыйк, Төньяк диңгезенә, теләсә кайсы төбәкләренә кораблар һәм суднолар китерүне башкарырга мөмкинлек бирә. Предприятиенең җитештерү-техник базасы барлык төр суднолар төзү производствосын үз эченә алган һәм төрле типтагы кораблар һәм кече, урта класстагы суднолар төзергә мөмкинлек бирүче цехлар комплексыннан тора.

 
Соңгы елларда завод тарафыннан гамәлгә ашырылган иң әһәмиятле проектлар арасында – 21980 проектының махсус билгеләнештәге катерлары сериясе, 21631 проектының кече ракета кораблары, шулай ук «Гепард-3.9» проектының фрегатларын төзү (хәрби-техник хезмәттәшлек линиясе буенча), А145 проектының тизлекле пассажир теп­лоходларын төзү; RST25 проектының нефть ташучы танкерлары, сыекландырылган табигый газ белән эшләүче 03622 «Чайка» елга пассажирлар йөрү-экскурсия судносы.


Соңгы 11 елда завод 53 корабль (хәрби корабльләр төзү линиясе буенча 35) һәм судно (гражданлык корабльләр төзү линиясе буенча 18) төзегән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев