«Ак Барс» 2025 елдан башлап Казан өчен чыгыш ясаган сакчы Илья Карпухин белән аерылышу турында хәбәр итте.
«Илья Карпухин “Ак Барс”ны калдыра. Уены өчен рәхмәт белдереп, алдагы карьерасында уңышлар телибез!» – диелә клуб матбугат хезмәте белдерүендә.
27 яшьлек хоккейчы узган сезонда КХЛ регуляр чемпионатында 68 матчта 23 очко (9+14) җыйды. Элек Карпухин СКА һәм «Трактор» өчен дә уйнаган.
Татар-информ
Нет комментариев