29 октябрьдә көзге каникуллар башлана
Яшәеш

29 октябрьдә көзге каникуллар башлана

Татарстан укучыларының көзге каникуллары 29 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар бәйрәмнәрне исәпкә алып, 11 календарь көн ял итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Көзге каникул вакытында республикада мәктәп яны лагерьларында балалар ялы оештырылачак. 324 лагерь эшләячәк, аларда 13,3 меңнән артык укучы, шул исәптән 1,3 меңнән артык МХО катнашучыларының балалары ял итә алачак», – диелә хәбәрдә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы шулай ук 2026–2027 уку елында кышкы каникулларны 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникулларны – 13–21 февральгә, ә язгы каникулларны – 27 марттан 4 апрельгә кадәр оештырырга тәкъдим итте.

Җәйге каникулларның башлануы һәр мәктәпнең календарь уку графигы белән билгеләнә, аларның гомуми озынлыгы кимендә сигез атна булырга тиеш. Уку елы 26 майда тәмамланачак.

Татар-информ


Нет комментариев