Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 елның 31 декабреннән 2021 елның 6 гыйнварына кадәр яңа ел йолдызнамәсе

Укымыйча узмагыз!

Овен
КУЧКАР (21.03 - 20.04) Узган айлар шактый киеренке һәм энергия сарыф итүчән булды. Бизнес-йолдызнамәсе Кучкарларга гыйнвар ахырына кадәр кызу эшне калдырып торырга һәм рәхәтләнеп ял итәргә киңәш итә. Ә Яңа ел төнендә арыганлык сизелмәсен өчен, өйне җыештыру һәм ашарга әзерләү белән артык мавыкмагыз. Һич югы бер-ике сәгать кенә булса да ял итәргә вакыт бүлегез: ванна керегез, кофе яки чәй белән ләззәтләнегез. Кысла - танышларның берсе сезнең өчен искиткеч бәйрәм сюрпризы ясар.

Телец
ҮГЕЗБОЗАУ (20.04 - 20.05) Гашыйк Үгезбозаулар өчен иң тылсымлы мизгелләрнең берсе килеп җитте. Сезне бергә үткәргән һәр минут шатландыра һәм бу кәефегезгә, күңел халәтенә йогынты ясый. Атналык йолдызнамә Үгезбозауларга утырып тора торган гына түгел, ә хәрәкәтләнергә мөмкин булган урыннарга барырга чакыра. Үзегездән олырак Кыз йолдызлыгы астында туган кардәшегез белән ачыктан-ачык сөйләшү күңелегездә тәртип урнаштырырга һәм гаиләгездә мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итәр.

Близнецы
ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 20.06) Вакыт мәшәкатьле, ләкин күңелле. Яңа ел атмосферасы йогынтысына эләгеп,яхшы сүзләргә һәм кыйммәтле бүләкләргә саранланмагыз. Эш активлыгы кимиячәк, әмма, шуңа да карамастан, юкка чыкмас. Игезәкләргә хис-кичерешләрне контрольдә тотарлык мөһим сөйләшүләр булырга мөмкин. Бу, беренче чиратта, ниндидер Кәҗәмөгез белән аралашуга кагыла. Сәламәтлек йолдызнамәсе таныш булмаган ризык белән экспериментлар үткәрмәскә һәм күнегелгән азыкларга өстенлек бирергә киңәш итә.

Рак
КЫСЛА (21.06 - 22.07) Атна өметләр белән тулы. Башта алар табынга, аннары бүләкләргә, һәм, ниһаять, бәхеткә кагылачак. Шәхси йолдызнамә Кыслаларга яңа танышлар алып киләчәк, шуларның берсе язмышыгызны да хәл итәргә мөмкин. Тормышыгыздан төшеп калган иске танышыгыз Сукояр белән кабат аралашу – атнаның якты вакыйгасы булачак. Эштә яки укуда өстенлекләрне билгеләү өчен менә дигән мизгел. Ә инде яңа елдан башлап, сайлап алынган юнәлешне сакларга кирәк.

Лев
АРЫСЛАН (23.07 - 22.08) Барысы да ял иткәндә, сез эшләвегезне дәвам итәсез – һич югы, уйларыгызда булса да. Бу атнада күп нәрсәне үз урыннарына куячак фикер ачыклыгы булырга мөмкин. Финанс йолдызнамәсе Арысланга бюджетны тулыландыруны вәгъдә итә. Дөрес, керем акча эшләү нәтиҗәсендә түгел, ә яңа ел бүләге буларак Кысла туганыннан булачак. Ял көннәренә таба актив ялга йөз тотыгыз: чаңгы, хоккей, тимераяк - болар барысы да сезгә чын ләззәт китерәчәк.

Дева
КЫЗ (23.08 - 22.09) Инициативаны үз кулыгызга алыгыз һәм дусларыгызны табигатькә бергәләп чыгарга күндерегез. Балаларыгыз булса һәм алар шәһәрдә утырып арыса, мондый ял бигрәк тә актуаль. Мәхәббәт йолдызнамәсе Кызларга икенче яртыгыз белән мөнәсәбәтләрнең гармониясен вәгъдә итә. Эшлекле карарлар кабул иткәндә билгеләнгән срокларга таяныгыз. Вакытны кулдан ычкындырсагыз, сезнең карьера беркемгә дә кирәк булмаячак. Игезәк хезмәттәшегез белән һөнәри каршылыклар булырга мөмкин.

Весы
ҮЛЧӘҮ (23.09 - 22.10) Тонуста калу өчен, үз-үзеңне камилләштерүгә вакытны кызганмагыз. Хәзер сез яңа белемнәр өчен беркайчан да булмаганча ачык. Сүз уңаеннан, иң кызыклы теорияләрнең берсен сезгә таныш Укчы җиткерер. Шәхси йолдызнамә, Яңа ел төнендә янәшәгездәге кешегә карата хисләрнең тирән һәм даими булачагында ышандыра. Йолдызлар Үлчәүләргә эксперимент ясарга һәм бер генә көн булса да мобиль телефоннан һәм компьютердан файдаланмаска киңәш итә.

Скорпион
ЧАЯН (23.10 - 21.11) Кыю планнарыгыз акылыгызны айкар. Әгәр дә сез аларның берсен генә булса да тормышка ашырырга теләсәгез, Үгезбозау-хатын-кыз ярдәменнән файдаланыгыз. Эшлекле йолдызнамә Чаяннарны эзлеклелеккә өнди: узган елда бирелгән вәгъдәләр буенча атлагыз. Якын кеше белән ачык һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр уңайлылыкны гына түгел, мәхәббәтне билгеләүче фактор булачак. Атнаның беренче яртысы чәч төсен үзгәртү, гардеробны яңарту өчен бик яхшы туры килә.

Стрелец
Укчы (22.11 - 21.12) Кочагыгызга сыймаганны колачларга маташмагыз. Иң яхшысы, ярдәмгә Балык билгесе астында туган танышыгызны җәлеп итегез. Бу һәм киләсе атнадагы һөнәри йолдызнамә Укчыларга иртәнең кичкә караганда зирәгрәк булуын искә төшерә һәм мөһим карарларны көннең беренче яртысында кабул итәргә киңәш бирә. Сезнең харизма, сексуальлек һәм чиксез юмор хисе бик күп йөрәкләрне әсир итә ала. Ләкин капма-каршы җенеснең игътибарыннан, икенче яртыгызның көнчелеге аркасында, тулысынча ләззәт алу мөмкин булмаячак .

Козерог
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 19.01) Әгәр дә сез тормышны чиста биттән башларга яки анда нәрсәне дә булса үзгәртергә хыяллансагыз, моннан да яхшы вакыт булмас. Эш көннәрендә һич вакыт җитмәгән эшләргә игътибар итегез - мәсәлән, музейларга бару, спорт белән шөгыльләнү яки шкафларда тәртип урнаштыруга. Астрологик фараз Кәҗәмөгезгә дусты Үлчәүнең күңел ачу тәкъдимен кире какмаска куша. Нәкъ менә аның янында үзегезнең кешене очратырга насыйп булачак.

Водолей
СУКОЯР (20.01 - 18.02) Гомуми күңел ачуга карамастан, сезнең үзегезнең генә буласыгыз килә. Шәхси йолдызнамә Сукоярларга ялгызына гына зур булмаган сәяхәткә китәргә киңәш итә. Үзегез белән фотоаппарат алыгыз һәм объектив аша табигый матурлыкларга карап ләззәтләнегез. Атна ахырында ниндидер Арыслан ир-ат белән рухи аралашу ихтималы бар. Ул сездә сагыну хисе уятачак. Тормыш потенциалы югары, шуңа күрә сез бу гыйнвар көннәрен максималь планлаштыра аласыз.

Рыбы
БАЛЫК (19.02 - 20.03) Астропрогноз бүген Балыкка Яңа ел өстәленә генә түгел, ә күңел ачу программасына да игътибар итәргә киңәш бирә. Сездән бер кунакка да күңелсезләнергә ирек бирмәүче шәп алып баручы чыгачак. Ә ниндидер Кучкарны сез шулкадәр үзегезгә каратырсыз ки, ул сезгә тәмам гашыйк булачак. Иң мавыктыргыч шөгыль Яңа ел сатып-алуларында катнашу булачак. Әмма финансларны контрольдә тотыгыз, кибеттә соңгы тиенегезгә кадәр калдыру куркынычы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев