03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 951 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 576сы – шәһәрдән, 375е районнан булган.
350 кешене госпитализацияләгәннәр: 264е – шәһәрдән, 86сы – районнан.
Медикларны Ленин урамына билгесез сыеклык эчеп агуланган 51 яшьлек ир янына чакыртканнар. Агуланган ир терапия бүлегенә китерелгән.
- Комсомольская урамында икенче кат балконыннан егылып төшеп баш мие селкенгән 51 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
- К.Маркс урамында кулбашына пычак кадалган 49 яшьлек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.
- Стадионная урамында кул бармакларын эт тешләгән 26 һәм 29 яшьлек исерек ирләргә ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчеләр травматологиягә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев