Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 926 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 573е – шәһәрдән, 353е районнан булган.

363 кешене госпитализацияләгәннәр: 259ы – шәһәрдән, 104е – районнан.


Ленин урамында кома хәлендә булган шәхесе ачыкланмаган зат янына чакыру алынган. Аны реанимациягә китергәннәр.


Б.Урманче урамында йортның 3нче катыннан егылып төшеп күп санлы җәрәхәтләр алган 12 яшьлек кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.


Заикин урамында билгесез зат кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 43 яшьлек исерек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә алып киткәннәр.


Гоголь урамында 67 яшьлек исерек ир-атны эт тешләгән. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев