Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сессия булды

26 декабрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән шәһәр Советының Х сессиясе булды. Шәһәр Советы депутатлары тикшерүенә 6 мәсьәлә чыгарылган иде. Сессиядә шәһәр тормышына кагылышлы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - 2012 елга һәм якындагы 2013-2014 елларга «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджеты тикшерелде. 2012 елга «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлегенең...

26 декабрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән шәһәр Советының
Х сессиясе булды.


Шәһәр Советы депутатлары тикшерүенә 6 мәсьәлә чыгарылган иде. Сессиядә шәһәр тормышына кагылышлы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - 2012 елга һәм якындагы 2013-2014 елларга «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджеты тикшерелде. 2012 елга «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлегенең гомуми табышы 178346,136 мең сум күләмендә булыр дип фаразлана һәм чыгымнар күләме дә шул ук дәрәҗәдә. Яшел Үзән шәһәренең 2011 елның 9 аенда социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләре һәм 2011 елга социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында башкарма комитетның финанс идарәсе җитәкчесе Дания Кәлимуллина хисап ясады. Предприятие һәм оешмалар бу чорда 12651,5 миллион сумлык продукция эшләп чыгарган, эш башкарган һәм хезмәт күрсәткән. Бу 2010 елның шул чорына карата 152,4 процент. Төяп озатылган продукциянең 50 проценты бюджетка иң күп акча кертүче предприятиеләр өлешенә туры килә: болар - Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводлар, «ПФМК» ширкәте, сөт комбинаты, фанер заводы.
Депутатлар 2011 елның 9 аенда «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджетының үтәлеше һәм башкарма комитетның резерв фонды акчасын сарыф итү турындагы мәсьәләне тикшерде. Шәһәр төзелеше, торак сәясәте, төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт мәсьәләләре буенча Советның даими комиссия рәисе Айдар Кашапов, шулай ук законлылык, хокук тәртибе, регламент һәм депутат этикасы буенча Советның даими комиссия рәисе Геннадий Савельев эшләнгән эшләре турында хисап тотты.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250