Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыручылар саны ник арта?

үзәгенең Яшел Үзән филиалындагы бүлек мөдире Нина Лежнина биргән мәгълүматларга караганда, районда ВИЧ/СПИД эпидемиясе таралу буенча хәл җитди тора. ВИЧлы кешеләр саны арта бара. Шушы елның 1 октябренә рәсми рәвештә 347 очрак теркәлгән. 9 айда 28 очрак ачыкланып, авыручылар саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкыр арткан. Рәсми...

үзәгенең Яшел Үзән филиалындагы бүлек мөдире Нина Лежнина биргән мәгълүматларга караганда, районда ВИЧ/СПИД эпидемиясе таралу буенча хәл җитди тора. ВИЧлы кешеләр саны арта бара.

Шушы елның 1 октябренә рәсми рәвештә 347 очрак теркәлгән. 9 айда 28 очрак ачыкланып, авыручылар саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкыр арткан. Рәсми статистикага караганда, Яшел Үзәндә беренче ВИЧ-инфекция очрагы 2000 елда ачыклана. 2001 елда инде 27 очрак теркәлә һәм бу сан ел саен арта бара.
ВИЧ-инфекция, нигездә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, вакытлыча тоту изоляторында, дәвалау учреждениеләрендә дәваланганда, йөклелек буенча исәпкә басканда ачыклана. Авыручыларның 32,2 процентын хатын-кызлар тәшкил итә, ВИЧ-инфекцияле аналардан 35 бала туган. Шушы елның 1 октябренә Яшел Үзәндә 57 кеше - ВИЧ-инфекциядән, 1 кеше СПИДтан үлгән.
2002 елга кадәр ВИЧ-инфекция барлык очракларның 90 процентында - инъекция, ягъни укол ясатканда йокса, 2002 елдан бу авыру җенси юл белән тарала башлый.
Югарыда әйтелгән саннар бу проблеманың кискенләшүен күрсәтә. Бүген ул тенденция генә түгел, ә социаль һәм икътисадый проблема да булып тора.
Инфекциянең ничек йогуы турында яхшы белсә дә, яшьләр партнерларының презерватив кулланмавын гафу итә.
Яшьләр, бигрәк 22 яшькә кадәрге кызлар, презерватив сатып алудан һәм саклану чаралары турында сүз алып барудан тартына. Сораштыруларга караганда, яшьләр җенси элемтәгә бик иртә керә (48,5 проценты - 16-18 яшьтән, 20 проценты 16 яшькә кадәр) һәм партнерларын еш алмаштыра. Бер-ике айга сузылган мөнәсәбәтне инде алар даими дип кабул итә. Мондый мөнәсәбәтләр шулай ук ВИЧ белән зарарлану куркынычын арттыра.ВИЧ/СПИДны уртак тырышлык белән генә туктатып була. СПИДка тикшеренү һәм белгечтән консультация алу өчен, Яшел Үзән шәһәренең Тургенев урамындагы 10нчы йортта урнашкан СПИД диагностикасы лабораториясенә мөрәҗәгать итәргә була.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250