Тәмлетамак

Теленңне йотарлык үрдәк бәлеше пешеру РЕЦЕПТы

Үрдәк ите булмаса, башка төр ит – сыер, сарык, каз ите белән дә бик тәмле булачак.

✅ Камыр өчен 1 стакан җылы суга 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы майонез, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Камырны басканнан соң 20 минут тотабыз.

Эчлек өчен үрдәк итен, үрдәкнең эчәк-бавырларын ваклап туралган суган, бәрәңге тоз һәм борыч салып болгатабыз.

Камырны җәеп майланган табага салабыз.
Эчлекне салабыз.

Бәлешне ябып, камырны бөгәбез.
Кыздырылган мичкә 1,5-2 сәгатькә куябыз.

Бәлешегез тәмле булсын!


Чыганак:Кирәкле төркем
Резедә Хәйруллинадан


Нет комментариев