Мәрьям Миннегуловада караҗимеш белән пирог рецепты
***
Бер таба пирог өчен кирәк була, камыр өчен:
- 100 гр өй җылылыгындагы каймак
- 100 гр өй җылылыгындагы ак май
- 1 йомырка
- 1 аш калагы шикәр комы
- Ярты чәй калагыннан әзрәк тоз
- 1,5 чәй калагы коры чүпрә
- Он кирәгенчә
Эчлек өчен:
- 200 гр төшсез караҗимеш
- 200 гр каймак
- 150 гр ак сгущенка
- 50 гр әстерхан чикләвеге
- 2 йомырка
Эш барышы.
✔Иң элек караҗимешне җылымса суга салабыз да, йомшаргач иттарткычтан үткәрәбез, әче булса песок салабыз, куе булса кайнаган су салып болгатып куябыз.
✔Барлык катнашмаларны салып камыр басабыз да, бер 15 минут өстен ябып торабыз.
✔Әзер камырны җәябез, майланган табага куябыз, караҗимеш катнашмасын салабыз да җәябез.
✔Йомырканы күпертәбез, каймак, сгущенка салабыз, болгатабыз.
✔Шушы катнашманы караҗимеш өстенә агызабыз.
✔Өстенә чикләвек уып салабыз.
Камырның чит читләрен матур итеп ясыйбыз да, мичкә пешергә озатабыз.
✔200 гр мичтә 40 минутлап пешә.
Тәмле булсын!!
Чыганак: Татар халык ашлары
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев