Кышка рассольник
- Тормышыгызны җиңеләйтер өчен бер рецепт тәкъдим итим әле. Без бу ашны хәзердән күп итеп әзерләп куябыз да, кыш көне рәхәтләнеп тотабыз. Кич эштән кайткач, шулпага (аны да алдан ук күбрәк итеп кайнатып, туңдыргычта тотарга була) башта туралган бәрәңге салабыз, ул пешкәч, бер банка шушы ашны кушабыз. Бәрәңге белән бергә ит чумарлары да салырга була, алай тагын да тәмле, - дип яза Лилия Гәрәева.
Кирәк:
- 2 кг кыяр (картайган кыярлар да ярый)
- 1,2 кг иттарткычтан чыгарган помидор
- 400 г коры арпа ярмасы (перловка)
- 700 г кишер
- 700 г суган
- 100 мл үсемлек мае
- 250 мл су
- 2 аш кашыгы тоз
- 2 аш кашыгы шикәр комы
- 80 мл 9 процентлы аш серкәсе
Мин күрсәткән күләмнән 4,5-5 литр аш чыга.
Иң башта арпа ярмасын юып, 40 минутка кайнар суга салып торабыз. Барлык яшелчәләрне дә аерым савытларга шакмаклап турыйбыз, бары помидорны гына иттарткычтан чыгарабыз.
5-6 литрлы төбе калын зур кәстрүл яки казан алыгыз. Казан төбенә үсемлек мае салып, әүвәл суганны, аннары кишерне салып кыздырыгыз. 10 минуттан иттарткычтан чыгарылган помидорларны кушыгыз. Тоз белән шикәр комын, аннары су салып, кайнатып чыгарыгыз да туралган кыяр белән арпаны кушып, 25 минут томалап пешерегез.
Иң ахырдан гына аш серкәсен кушып, кабат 12 минут пешерегез.
Уттан алу белән, шунда ук парландырылган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалагыз. Суынганчы калын юрган белән каплап тотыгыз.
Мин үзем бу ашны 700 граммлы банкаларга тутырам. 2 литр шулпага шул әйбәт кенә була.
Лилия Гәрәева рецепты һәм фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев