Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Кырмыска оясы

Рецепт.

Кирәк:

  • 200 г каймак (20%лы);
  • 200 г ак май;
  • ярты стакан шикәр комы;
  • 400-500 г он;
  • 2 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

 Крем өчен кирәк була:

  • 1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка);
  • 200 г ак май.

Эш барышы:
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.

Башта каймак, эретелгән ак май, шикәр комын кушабыз. Аннан он белән көпшәкләндергеч кушып камырны басабыз. Камырны 12 сәгатькә туңдыргычка ял итәргә озатабыз. Иттарткыч аша чыгабабыз. Алдан җылытылга 180 градуслы газ мичендә, кызарганчы пешерергә.

Куертылган сөт белән өй температурасын да йомшарган ак майны бер массага китерергә. Аннан вакланган камырны крем белән бутыйбыз да, тәлинкәгә өябез һәм өстенә мәк сибәбез.
 
Тәмле булсын!

Рецепт һәм фото: Эльмира Нигъмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев