Искиткеч тәмле тәбикмәк рецепты
Тәмле булсын.
Кирәк:
- Җылымса сөт 700 мл
- 2 аш кашыгы шикәр комы
- 3 аш кашыгы манный ярмасы
- 15 гр чамасы чи чупрә
- 2-3 аш кашыгы он салып җылы урынга каплап куйдым(15 минут чамасы).
Әзерләү:
Вакыт узгач, 3 йомырка, 5 аш кашыгы сыек май, чама бн тоз, чеметеп сода,1 аш кашыгы майонез, кирәгенчә он салып болгаттым! Камыр артык сыек булмасын! Җылы урынга куеп купертеп алдым! Болгатмыйча кызган табада пешердем, майламадым! Әзер тәбикмәкне эретелгән сыер мае белән майладым!
Рецепт авторы Гөлчәчәк Кәримуллина!
Чыганак-фото: Татар халык ашлары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев