Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Тәмлетамак

Йомырка һәм сайрадан брускетта: гади һәм тәмле рецепт

Брускетта дигәнебез, шул ук бутерброд инде ул, бары тик ипи телемнәрен алдан кыздыралар гына һәм шуннан соң ул шундый исемлегә әйләнә. Аның өстенә теләсә нинди эчлек куярга була, ә без бүген йомырка салаты һәм сайра консервысы белән ясарбыз.

Фото: ясалма интеллект

КИРӘК:

  •  «багет» икмәге – 1 данә
  • үз согында консервланган сайра – 1 банка
  • йомырка – 3 данә
  • укроп – 4-5 ботак
  • кыяр – 1 данә
  • майонез – 2 а.к.
  • горчица (орлыклы) – 0,5-1 ч.к.
  • үсемлек мае – 1 а.к.
  • тоз-борыч – тәменчә

Икмәкне («багет» урынына теләсә нинди ипи куллана аласыз) 1,5-2 см калынлыктагы телемнәргә кисәргә һәм алтынсу төскә кергәнче, ике яклап та, үсемлек маенда кыздырырга.

Пешкән йомыркаларны ваклап кисәргә. Укропны турап, йомырка белән болгатырга. Шулар янына майонез, горчица, бераз борыч һәм тоз өстәргә.

Консерв банкасындагы суны саркытып, балыкны сөякләреннән арындырырга, зур булмаган кисәкләргә бүлгәләргә. Йомырка салатын ипи телемнәренә җәяргә һәм өстенә сайра кисәкләрен куярга. Брускеттаны яшь кыяр телемнәре белән бизәргә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев