Яңа ел табынына Лилия Әскаровадан скумбрия балыгы
Миннән киңәш: кибеттан балык алганда зуррагын алырга тырышыгыз.
2 литр суны кайнатырга куябыз, 8 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы чәй (коры, заварка), учлап суган кабыгы салып, кайнатабыз, аннан соң суны суытабыз.
4 скумбрия балыгын (юылган, эче чистартылганны) 3 литрлы банкага башын аскы өлешкә каратып куябыз, суынган суны балык өстенә коябыз (чәй чүбен, суган кабыгын сөзеп алабыз), балыклар су белән капланырга тиеш, тулып җитмәсә, кайнаган салкын су өстәгез.
2-3 көндә бер дигән копчёной скумбрия балыгы сезнең өстәлегездә булачак. 3 көннән балыкны алып төнгә асып куям артык суын агызыр өчен. Шулай итсәң, кибетнекеннән бер ни белән дә аерылмый.
Тәмле булсын!
Чыганак-фото: Хезмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев